12 августта Татарстан Республикасына Төркиядән мөселманнарның изге китабын тулысынча яттан белгән кешеләр – Коръән-хафизларның килүе көтелә. Алар Рамазан ае дәвамында шушы айда укыла торган махсус кичке намаз – “Тәравих”ны алып барачак.
ТР ДН Үзәк Аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәбәр итүенчә, аларның күпчелеге Татарстан төбәкләренә - Бөгелмә, Зәй, Апас, Әгерҗе, Баулы, Яшел Үзән, Алабуга районнарына җибәреләчәк. Бары тик бер Коръән-хафиз гына Казанда кала. Сүз уңаеннан, Төркия Республикасының дин эшләре идарәсе белән килешү буенча, Татарстанга Төркия Коръән-хафизлары мондый намазларны алып бару өчен ел саен килә.