Грозныйның бер районына Хаҗи Эвла исеме бирелде

Чечня республикасында киң күләмле шимбә өмәсе үтте. Анда 500 меңнән артык кеше катнашты. Республика башкаласы Грозный шәһәрендә төзекләндерелгән

БӘЙЛЕ
2010 Авг 12

Чечня республикасында киң күләмле шимбә өмәсе үтте. Анда 500 меңнән артык кеше катнашты. Республика башкаласы Грозный шәһәрендә төзекләндерелгән һәм чистартылган бер районга Кунта-хаҗи Кишиев хөрмәтенә Хаҗи-Эвла исемен бирделәр. Райондагы 13 урам хәзер хаҗиның туганнары исемнәрен йөртә. Төзекләндерү эшләрен үз өстенә Республика Президенты Рамзан Кадыйров алган.

Тантаналы чарада Президент Рамзан Кадыйров, Хөкүмәт башлыгы Одес Байсултанов, Чечня республикасы мөфтие Солтан Мирзаев, хөкүмәт вәкилләре, район җитәкчеләре катнашты. Вице-премьер һәм Президент администрациясе башлыгы Мөхәммәт Сәмирханов үз чиратында республика җитәкчесенә беренче секторда эшләрнең уңышлы төгәлләнүе турындагы акт тапшырды.

Беренче секторны  санитар чистарту вакытында 57718 куб метр чүп чыгарылган, 67265 п.м. юл төзекләндерелгән, капка-коймалар яңартылган. Төзекләндерү эшләрендә 23255 кеше катнашкан. Аларга 3075 техника бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе