Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Сафаҗай авылында Шәкертләр бәйрәме оештырылды. Мөселман җәйләүләренең тәмамлануы уңаеннан узган бәйрәмдә күптөрле чаралар уздырылды.Әлеге бәйрәмнең сәбәбе дә зур түгел. Әмма, үзенең эчтәлеге, авыл тормышында тоткан урыны белән ул, һичшиксез, олы вакыйга булды.
Шәкертләр бәйрәме көнне авылның мәктәп мәйданында чатырлар куелып, дини эчтәлекле шигарьләр белән бизәлде. Шунысын да әйтергә кирәк, Түбән Новгород өлкәсе мөфтияте өлкәдәге татар мәктәпләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән. Шуңа күрә, мәктәп һәм мәчетләрнең берләшеп мондый чара оештырулары гаҗәп тә түгел.
Бәйрәм ике өлештән торды. Көннең беренче яртысында бала-чагалар өчен ярышлар, уеннар узды. Өйләдән соң исә мәйдан яшүсмерләр һәм яшьләр иркендә калды. Дини вәгазьләр, тәмле итеп әзерләнгән ризыклар, көрәш, футбол ярышы һәм күптөрле башка спорт чаралары мәйданны гөрләтте. Концерт һәм салют та булды.
Вәгазьне авыл имамнары гына түгел, “мәскәүче” бертуган Ринат һәм Илдар Аләутдиновлар, Финляндия татарлары имамы Рамил Биляев, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Мәскәү җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә мөдире Җәгъфәр Фәйзрахмановлар сөйләде.
Бүгенге көндә Сафаҗай авылында 1100 йорт булып, 2 300 кеше яши. Йортларның икейөзләбе “мәскәүчеләрнеке” булып санала. Авылда биш мәчет эшләп килә. Шушы мәчетләрнең барысында диярлек яшь имам-хатыйблар хезмәт куя. Алар тырышлыгы белән Сафаҗайда ел дәвамында мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә дини укулар оештырылган. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан яшьләр өчен дә дини укулар – җәйләүләр уза. Авылдагы бәйрәм дә шушы җәйләүләр тәмамлануга багышланган иде.
Авылда бу бәйрәм беренче мәртәбә оештырылды. Мәскәүнең Поклонный тавындагы Мемориал мәчет имам-хатыйбы, чыгышы белән шушы Сафаҗайдан булган Ринат хәзрәт Аләутдинов, бу бәйрәмгә әзерлек дистә еллар буена барды, дип белдерде. Чөнки, авылда үзгәртеп кору чорында, 1988 елда беренче мәчет ачыла. Шул ук елны мәчет каршында дини укулар да башлана, дип хәбәр бирә "Азатлык Радиосы".
“Шәкертләребез 100 булды, 150гә җитте. Ул укулар хәзер дә дәвам итә. Кышкы вакытларда да, җәйге чорда да мәдрәсәдә укыту, яшьләр белән эшләү тукталмый”, ди Ринат Аләутдинов. Менә шулай эшне туктатмыйча, эзлекле итеп алып бару быел зурлап Шәкертләр бәйрәме ясауга сәбәпче булган.