Мөфти бәйрәм белән котлады

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады: “Һәрберебез тормышында күптән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан ае башлану, ул – бөтендөнья

БӘЙЛЕ
2010 Авг 11

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады:

“Һәрберебез тормышында күптән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан ае башлану, ул – бөтендөнья мөселманнары тарафыннан шатлык һәм шул ук вакытта тетрәнеп каршы алынучы вакыйга да. Бу айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне-ярлыкауны сорый, аның рәхим-шәфкатенә өметләнә һәм мөселманнар үзләре дә изгелекләр эшләргә омтыла.

Изге айның мөһим өркәне-баганасы, ул – тәкъвалык. Нәкъ менә шуннан чыгып, Аллаһы Тәгалә безнең кылган гамәлләребезне бәяли, ә инде Рамазан аенда аның әҗере, бүләкләве 70 мәртәбәгә артыр. Шуңа да башкарган игелекләр һәм шул ук вакытта кылган гөнаһларның нәтиҗәләре хакында да онытырга ярамый. Исегездә тотыгыз, беребез дә хаталардан хали түгел, әмма ялгышучыларның иң хәерлесе – хаталарын таныган, аңлаган һәм тәүбәгә килгәне.

Татарстан – Россиянең мөһим төбәкләреннән берсе. Республикада елдан-ел рухи-әхлакый яңарышның тагын да үсүен-үзгәрүен күрәбез: мәчетләр салына, аларга йөрүче яшьләрнең саны артканнан-арта бара, мәдрәсәләр төзелә һәм анда безнең халык дин нигезләрен үзләштерә, белем эсти, эре шәһәрләрдә мөселман инфраструктурасы үсеш ала. Әгәр дә җөмһүриятебездә бердәмлек, тынычлык һәм бар халыклар да дустанә мөнәсәбәттә яшәмәсә, боларның берсен дә тормышка ашыру мөмкин булмас иде.

Тормыш сынауларсыз була алмый һәм шуңа ышанабыз ки, Аллаһы Тәгаләнең юллаган сынаулары безне тагын да акыллы һәм нык булырга өйрәтә. Рухи торгынлыктан башка бер кризис та куркыныч түгел. Әгәр дә җәмгыятьтә рухи әхлаксызлык, рәхимсезлек тамыр җәя һәм кеше бу җиргә ни өчен килгәнен аңламау дәрәҗәсенә төшә икән, бернинди дә матди байлык мөһим булмаячак.

Шуңа да Аллаһтан киләчәк изге Рамазан аенда безгә рәхим-шәфкать, аннан ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен сорыйбыз. Раббыбыз безнең җәмгыятьне төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек насыйп әйләсен. Хак Тәгалә сезнең изге ниятләрегез, эшләрегез һәм казанышларыгызны зурласын”, - диелә котлауда.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе