Хәзерге вакытта бистә мәчетенең манарасын эшләп бетерәсе калган. Бистәдә яшәүчеләр тәрәвих намазын яңа иман йортында укырга җыеналар. Ураза бәйрәмендә исә мәчет тулы көчкә эшли башлар дип көтелә.
Мәчет янында ук мәдрәсәдән, шәкертләр тулай торагыннан, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр бинасыннан торган комплекс төзелеп килә. Моннан тыш биредә балалар бакчасы да булачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайты.