Истамбулда тагын бер үзенчәлекле чара булы көтелә. Биредә «Рамазанда джаз» дигән концертлар оештырылачак. «Рамазанда джаз» проекты буенча 14 августта шәһәрнең Археология музеенда Anouar Brahem Quartet төркеме чыгыш ясаячак. 17 августта Топкап сараенда - Ahmad Jamal Quartet, ә 24 августта Abdullah Ibrahim Trio төркемнәре концерт бирәчәк. Проект 31 августта Kudsi Erguner Ensemble «Islam Blues» төркеменең конөерты белән тәмамланачак.
Эгей диңгезендәге Чешме курорт шәһәре дә Рамазанга музыкаль бүләк әзерләгән. Биредә дөньякүләм танылган җырчы Таркан үз концерт программасы белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә «Турецкие Новости».