Нефть сәнәгатендә эшләүче бер хезмәткәр шушындый сорау белән дин вәкилләренә мөрәҗәгать иткән. Үз соравында ул әгәр дә ураза тоту эшченең сәламәтлегенә зыян китерә икән, уразаны ачарга ярыймы, дип сорый.
Илнең дин вәкилләре эшчеләргә җиңеллек кертергә теләп, көне буе эсседә эшләргә мәҗбүр булган хезмәткәрләргә Рамазанда ураза тотмаска рөхсәт иткән. Әмма әлеге рөхсәтнең бер үзенчәлеге бар: уразага керергә кирәк. Көн дәвамында чыдап булмаслык эссе булса, аны ачарга мөмкин, дип яза TAUPORT.