Лондон мәктәпләре хәләл иткә күчә

Лондонның төньяк-көнбатышындагы 60 мәктәп хәләл булмаган ризыкны балаларга ашатудан баш тарткан. Хәзер укучыларга ризыкны хәләл иттән генә

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Лондонның төньяк-көнбатышындагы 60 мәктәп хәләл булмаган ризыкны балаларга ашатудан баш тарткан. Хәзер укучыларга ризыкны хәләл иттән генә әзерләячәкләр.

Мәктәпләр барысы да дәүләт карамагындагы уку йортлары. Ә хәләл ризыкка күчүнең төп сәбәбе - мәктәптә бик күп мөселман укучылары белем ала икән. Әлеге карар мөселман булмаган балаларның ата-аналары арасында канәгатьсезлекләр тудырган. Алар балаларының элеккечә гадәти ит белән туклануын тели. Шулай ук җәнлекләрне яклый торган оешмалар да бу карарга каршы килеп караган. Имеш, мөселманча чалганда мал интегеп үлә.

Ләкин ата-аналарның да, җәнлек яратучыларның да үтенечләре канәгатьләндерелмәгән. Җитәкчелек мөселманча итнең бернинди зыянын да күрми, дип хәбәр итә «The Daily Mail» басмасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе