Яңа линиядә мөселманнарга тыелган кушылмалардан башка, шәригать кануннарына туры китереп кондитер эшләнмәләр җитештереләчәк. Аларның төре дистәдән артык булыр, дип көтелә. Хәләл эшләнмәләрнең төрен алга таба тагын да арттыру күздә тотыла. Шулай ук республиканың башка ипи пешерү комбинатларында да хәләл кондитер ризыклары чыгару җайга салыначак, ди Тимур әфәнде.
Башкортстан Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты ике ел элек эшли башлады. Комитет үзенә Башкортстан, Чиләбе, Сверловски, Самара, Белгород өлкәләреннән 15ләп оешманы берләштерә. Болар - хәләл ит ризыклары, кондитер эшләнмәләре җитештерүче цех-комбинатлар һәм кафе-рестораннар. Алар барысы да 7 августта Миләүзә шәһәрендә ачылачак хәләл эшләнмәләр күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.