АКШта беренче ислам көллияте ачылачак

Америка Кушма Штатларында беренче ислам көллияте ачылачак. Ниһаять, америкалылар да дин галимнәрен үзләрендә укытсалар ил өчен дә, куркынычсызлык өчен дә кулай булачагын аңлаган.

БӘЙЛЕ
2010 Авг 06
Америка Кушма Штатларында беренче ислам көллияте ачылачак. Ниһаять, америкалылар да дин галимнәрен үзләрендә укытсалар ил өчен дә, куркынычсызлык өчен дә кулай булачагын аңлаган. Көллияткә «Зәйтүнә» исемен бирергә ниятләп торалар.

Көллияттә Америка мәктәпләренә хас булган тарих, антропология, фәлсәфә, әдәбият, сәясәт фәннәре белән бергә ислам тарихы, фикһ, сира кебек дини фәннәр дә укытылачак. Укыту программасында дини фәннәр күбрәк булыр, дип көтелә.

Көллиятне булдыру мәшәкатьләре белән йөрүче профессор Имам Заид Шакир: «Без Америка таләпләренә туры килүче ислам белгечләре әзерләргә телибез», - дип белдерде бу уңайдан. Чөнки хәзер АКШта ислам дине белгечләренең күбесе Пакыстан, Мисыр кебек илләрдән килүчеләр. Шуңа күрә ислам америкалылар өчен чит дин булып тора, дип хәбәр итә «Исламкий портал».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе