Имамнар Татарстанда ял итәргә, аны күрергә генә килми. Дин эшлеклеләре безнең төбәктәге исламның торышы белән танышачак, тәҗрибә уртаклашачак. Аларны Казандагы мәчетләргә билгеләячәкләр. Төрек имамнары әлеге мәчетләрдә тәравих намазларын алып барачак, Коръән укуны оештырачак. Шулай ук кунаклар башкаладагы ифтар мәҗлесләрендә катнашыр, уку-укыту эшләренә дә җәлеп ителер, дип көтелә.
Әйтергә кирәк, мондый чара беренче тапкыр гына оештырылмый. Узган елларда да Рамазан аена безгә төрек имамнары килә иде. Халык арасында алар бик зур кызыксыну уята, дип яза Islamrt.ru сайты.