Кабарда-Балкар республикасы мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Хәзрәтгали Җасеҗев әлеге лагерь эшчәнлегеннән бик канәгать калган. «Бик фикерле яшьләр җыелган иде. Алар үзләренең фикерләрен әйтә, аны исбатлый ала. Киләчәк аларның кулында», - диде бу уңайдан Хәзрәтгали әфәнде.
Әйтергә кирәк мондый лагерь беренче тапкыр гына үткәрелми. Моңа кадәр шушындый ук аланнар Ставрополь, Карачай-Черкес республикаларында оештырылган булган. «Ул вакытта без әлеге проектның нинди уңышлы булачагын уйлап та карамаган идек», - диде бу уңайдан Төньяк кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев.