Лиганың Генераль секретаре Габдулла бен Габдел Мухсин әт-Төрки белән очрашу вакытында М.Сәләхетдинов Россиядәге вазгыять турында сөйләде. Ул илебездә ислам диненең үсүендә дәүләт роленең артуын ассызыклап үтте. Аның фикеренчә, моңа дәүләт ярдәмендә оешытырыла торган махсус оешмалар булу ярдәм итә. Россия җәмәгать эшлеклесе Согуд Гарәбстанының Россиядәге вәкиле Али Джагъфарның эшен югары бәяләде.
Ике як шулай ук оешмалар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләште. Ислам дөньясы лигасы генераль секретаре, үз чиратында, Россиянең Гарәп илләре арасында авторитеты артуын әйтте һәм Ислам динен кабул итү көнен кертүне хуплавын җиткерде, дип хәбәр итә IslamRF.ru.