Билгеле булганча, Рамазан аенда азык-төлек куллану сизелерлек арта. Чөнки халык көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрә. Галимнәр исәпләвенчә, ураза вакытында мөселманнар азык-төлекне өч-дүрт тапкыр күбрәк сатып алалар икән.
Бер ай булса да үзләренә файда эшләп калу өчен, сатучылар бу вакытта азык-төлеккә бәяне арттырып сата. Кулланучылар берлеге исә андый кыйммәтле әйберләрне бөтенләй сатып алмаска киңәш итә. «Бәяләр 50%ка арткан булса да, ул әйберне сатып алмагыз, аның урынына башка әйбер эзләгез. Сатып алучы булмаганда, бәяләр дә төшәчәк», - ди җитәкче.
Быелгы Рамазан алдыннан Кулланучылар берлеге мондый азык-төлекнең исемлеген, аларның кайда сатылуын бастырып чыгарачак. Мондый чаралар сатучыларны уйланырга мәҗбүр итәр, дип яза Аntalyatoday.ru сайты.