Бинаны тарихи кыйммәте булган корылма дип тану мөмкинлеге булу мәчет проектын тормышка ашыруда бердәнбер киртә булып торды. Әмма матбугат чараларында, бинаны җимерү тыелса да, мәчет аның янәшәсендә төзеләчәк, дигән хәбәр чыккан иде. Бу очракта мөселман үзәге һәм мәчетне кечерәк итеп төзисе булыр иде.
Хәзер исә мәчет төзелешенә бердәнбер киртә - Нью-Йорк Шәһәр советы Комиссия карарын законсыз, дип тапса. Терактлар булган урыннан ерак түгел мәчет төзүгә каршы Нью-Йорк шәһәре гражданнары төзегән инициатив төркемнәр каршы чыга. Аларның фикеренчә, мәчет терактта якыннарын югалтканнарга тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Мәчет проектының инициаторы – имам Фейзал Габдел Рауф. Аның әйтүенчә, мәчет киресенчә мөселманнарның террорчылыкны кабул итмәвен символлаштырып торачак.