5 августта ТР мөселманнар Диния нәзарәте Президиумының чираттагы утырышы булачак. Ул 10.00 сәгатьтә башланыр, дип көтелә.
Утырыш ТР Диния нәзарәте бинасында булачак. Көн тәртибенә мөселманнар өчен изге ай Рамазанга әзерлек чаралары турында сөйләшү куелган. Утырышта быелгы уразаның башлану вакыты, Ураза гаетенең төгәл көне, фитыр сәдакасенең, зәкәтнең күләме һәм Рамазан белән бәйле башка мәсьәләләр хәл ителәчәк.
Утырышта шулай ук җәйге мөселман лагерьларының эшчәнлеге турында фикер алышу булачак.