Малайзиянең Исламны үстерү департаменты башлыгы Мөхәммәд Шәех Габдел Газиз быел катнашучыларның саны тагын да артты, дип белдерде. Кувейт мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, үткән ел конкурста 43 илдән 66 Коръән укучы катнашкан. Быел конкурсчылар исемлегенә Казахстан, Суринам, Мозамбик, Җибути дәүләтләре дә кушылган.
Әлеге конкурс ислам дәүләтләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, ислам мәдәниятен үстерү максатыннан оештырыла, дип хәбәр итә «Исламский портал» сайты.