Әлеге инструкцияне гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче Салих әл-Аших соңгы арада чыгарылган күп кенә фәтвәләр исламдагы балансның югалуына китерә, дип белдерде. Алар күбесе көлкеле мәсьәләләр буенча чыгарыла, аларда бөтенләй чама юк, дип борчыла бу уңайдан Салих әфәнде. Шулай ук ул журналистларга да мәгълүматны тикшерелгән чыганаклардан гына алырга киңәш итте, дип хәбәр итә Siasat.com сайты.
«Мондый тузга язмаган фәтвәләр ислам турында начар фикер калдыра. Тикшерәсе җитди мәсьәләләр дә бик күп әле монда. Мисал өчен, террорчылык белән көрәшергә кирәк. Бу уңайдан эшләнәсе эшләр бик күп әле», - ди министр.