Мәскәүдә мөселман киемнәре сата торган беренче кибет 2009 елда ачылды. «Salsabil» дип аталган әлеге сәүдә ноктасы мөслимәләрне Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россиядә тегелгән хиҗаблар белән тәэмин итеп торды.
«Мәскәүдәге мөселман өммәте елдан-ел үсә. Аның белән мөселманча киемгә дә сорау арта. «Радуга» сәүдә үзәгендә мөселман киемнәре тегә торган иң танылган җитештерүчеләр тәкъдим иткән киемнәр сатыла. Кием сайлаганда мөслимәләргә бик уңайлы булачак: бер урында 5 кибет. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына кием эзләп чабарга кирәкми», - ди бу уңайдан «Salsabil» кибете директоры Әсма Умм Хәмзәт.