Үзәк каршында эшләүче шәригать судында бары югары дини белемле кешеләр генә эшли. Суд гаилә, гражданлык һәм көнкүреш мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Әмма шуны исәпкә алырга кирәк: шәригать суды карарлары юридик көчкә ия түгел. Җ.Мәхмүтов әйтүенчә, «суд карары нигезендә камчылау яисә таш белән бәрү кебек җәзалар булмаячак, без бары Коръән буенча ничек эшләү дөрес булуын киңәш итәчәкбез».
Хәзрәт шулай ук хокук яклау үзәге ачылганнан бирле аларга 40 кеше мөрәҗәгать итүе турында әйтә. Үзәк хезмәткәрләре аларга административ мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә ярдәм итә.