«Ярдәм» ислам милли хәйрия фондына акчаны хәзер OSMP (QIWI) түләү терминаллары аша да күчерергә мөмкин. Мондый терминалларны Казанда адым саен күрергә була.
«Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, караучысыз калган картларга, карчыкларга акчалата яки башка төрле ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.
«Ярдәм» фонды кысаларында Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге, күрмәүчеләр өчен китапханә булдырылды. «Ислам info» газетасы да шушы фонд акчасына чыгарыла. Казанның «Сөләйман» мәчетендә хәйрия акцияләре, социаль төшке ашлар, балалар өчен мөселман лагерьлары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ислам курслары да шушы фонд катнашында оештырыла. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә сез дә битараф булмасагыз, кулдан килгәнчә ярдәм итсәгез иде.