Воркута мөселманнар оешмасы имам хатыйбы Мәхмүт әфәнде Мөхәммәтов сүзләренчә, мөселманнар төзелештә ярдәм сорап чакыруны бик теләп кабул иткән. Эшеннән сорап китүчеләр, ял итәргә киткән җиреннән кайтучылар да булган. Һәркемнең мәчет төзелешенә үз өлешен кертәсе килә, дип сөенә имам.
Мәчет тулысынча иганәчеләр акчасына төзелә. Воркута шәһәренең танылган эшкуарлары да әлеге изге эштә ярдәм итәргә тели, дип белдерде Мәхмүт әфәнде.
Нигез салуны шәһәр хакимият башлыгы белән имам-хатыйп беренче булып башлап җибәрде. Мөселманнар көне буе төзелештә эшләде. Алар төзелеш мәйданын кичке җидедә генә калдырып китте. Калган эшләрне алар икенче көнне дә җыелып, тәмамлады, дип хәбәр итә «Бизнес-Коми» сайты.