31 июль, шимбә көнне Саба районның берьюлы ике авылында яңа мәчет ачылды. Районның Мамалай авылында мәчет ачу тантанасы иртәнге 11.00 сәгатьтә, ә Оет авылында өйлә намазыннан соң, 14.00 сәгатьтә булды.
Мәчетләрне ачу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы хакимият башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КДТУ (КХТИ) ректоры Герман Дьяконов һәм башкалар катнашты.