30 июльдә шәһәрләрдән, районнардан һәм авыллардан җыелган татар яшьләре өчен Төмән районының Индрәй авылы янында, Индрәй күле буендагы нарат урманы кочагында, җәйге дини-дөньяви лагерь ачылды.
Бу палаткалы лагерьны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиллеге оештырды. Чара өлкә татарлары Конгрессының ( җитәкчеләре Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров) һәм диндар иганәчеләрнең финанс ярдәме белән тормышка ашырылды. Фатыйх хәзрәт әйтүенә караганда, лагерьга 18 яше тулган йөзләп татар егете килгән. Алар 5 вакыт намаз укып, дин сабаклары алып, спорт белән шөгыльләнеп ял итәчәкләр. Кичләрен учак янында җылы әңгәмәләр оештырылачак, яшьләр үзләре өчен кызыклы темалар буенча фикер алышачаклар.
Спорт та лагерь программасының төп бер өлешен тәшкил итә, Индрәй авылы спорт комплексының футбол һәм волейбол командалары да җәлеп ителгән аның тормышына. Шушы командалар белән лагерьда ял итүчеләрдән төзелгән командалар арасында ярышлар да оештырылачак. Ярышлар үзенә күрә бу төр спорт буенча мастер-класслар кебек үтәчәк, дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.
Шулай итеп, лагерь тормышының программасы яшьләрне дингә якынайту, милли рух белән баету, берләштерү максатыннан чыгып, алар өчен мөмкин кадәр кызыклы итеп төзелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».