Моңа кадәр «Алтын мөнбәр» буларак 5 тапкыр үткәрелгән фестиваль быел исемен алыштырды. Хәзер ул башкалабыз Казан исемен йөртә. Әмма исем үзгәрсә дә, фестивальнең максатлары, асылы шул килеш калачак, дип вәгъдә итә Владимир Батраков. Хәтта шигарьне дә үзгәртмәячәкләр: «Мәдәниятләр диалогы аша диалоглар мәдәниятенә».
Казан мөселман кино фестивален нәкъ менә ислам дөньясында танытырга ниятли оештыручылар. Шуңа да фильмнар җентекләп сайлап алына. Аларда бернинди көчләү, кан коеш, үтереш булмаска тиеш. Беренче чиратта фильмнарның әхлакый ягына игътибар ителә, диде бу уңайдан Овидио Салазар. Овидио әфәнде сүзләренчә, фестиваль ислам мәдәниятен халыкка ирештерүче чара булырга тиеш. «Конкурска тәкъдим ителгән фильмнарда ислам төрле яклап ачыла. Бәхәсле картиналарны да фестиваль программасына кертергә тырышабыз. Бәхәсләшү, фикер алышу аша исламның асылын аңлау да начар түгел», - диде ул.
Бүгенгә сайлап алу комиссиясе 100дән артык фильм караган. Алар - дөньяның 60 иленнән юлланган картиналар. Быел фильмнарның сыйфаты хөкемдарларда зур тәэсир калдырган. «Фильмнарның берсен алып, берсен куя торган түгел. Барысы да конкурс программасына кертелергә лаек. Шуңа күрә фильм турында фикер алышу озак дәвам итә, бәхәсләшеп бетәбез», - диде алар бертавыштан. Алжирдан, АКШтан бик яхшы фильмнар юлланган. Шулай ук фестивальгә беренче тапкыр Норвегиядән дә картина җибәрелгән. «Быел фестивальдә танылган режиссерлар белән беррәттән әлегәкиң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган режиссерлар да катнаша. Фестиваль яңа исемнәр ачачак», - диде Амр Самир.
Быел Казан халыкара мөселман кино фестивалендә нәфис фильмнар, документаль фильмнар, кыска метражлы нәфис фильмнар, кыска метражлы документаль фильмнар катнашачак. Һәр номинация буенча 15ләп картина фестиваль программасына кертеләчәк. Шулай ук быел анимация фильмнары да тамашачыга тәкъдим ителәчәк. «Искиткеч яхшы мультфильмнар бар. Безнең Татарстаннан да бу номинациядә шактый эш тәкъдим ителә. Аларның сыйфаты да яхшы, мәгънәсе дә бар, җитмәсә, төрле телләрдә карап була», - диде В.Батраков. Татарстаннан фестиваль программасында катнашу өчен Юрий Фетингның «Бибинур», Илдар Ягъфәровның «Брелок», Фәрит Дәүләтшинның «Мәхәббәт тарихы» картиналарын тәкъдим итә.
Быел фестиваль 15-19 сентябрьдә үтәчәк. Конкурс программасындагы фильмнарны «Родина» сәүдә-күңел ачу комплексында карарга мөмкин булачак.