Урал тау университетында мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе булдырылачак, дип хәбәр итте югары уку йорты мабугат үзәге ЕАН агентлыгына. Уку йортының ректоры Николай Косарев әйтүенчә, мөселманнар ректорга гыйбадәт кылу өчен бүлмә булдыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер тулай торакта намаз уку өчен бүлмә әзерләнә.
Быел Урал тау университетына ислам динен тотучы 250 кеше укырга кергән. Алар арасында татарлар, башкортлар, әзербайҗаннар, казахлар, үзбәлкләр, таҗиклар бар. Уку йорты хезмәткәрләре мондый интернациональлеккә шат. Университет каршында Милли-мәдәни берләшмәләргә ярдәм үзәге һәм Свердловски өлкәсе этно-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе эшләп килә.
Моңа кадәр уку йорты каршында православие чиркәве ачылган иде.