“Мәрҗани” нәшрият йорты профессор Әмри Риза улы Шихсаидов хөрмәтенә “Дагыстан һәм мөселман көнчыгышы” дип аталган мәкаләләр җыентыгын чыгарды. Җыентыкны төзүчеләр - Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы Үзәк Азия, Кваказ һәм Урал-Идел буен өйрәнү үзәге җитәкчесе, Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге башкарма директоры Аликбер Аликберов һәм Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы БДБ илләре бүлеге башлыгы Владимир Бобровников.
Китап атаклы Көнчыгышны өйрәнү белгече Әмри Риза улы Шихсаидовка багышлана. Ул ислам тарихы, чыганакларны өйрәнү, гарәп археографиясе, Дагыстан эпиграфикасы буенча фәнни мәктәпләргә нигез салган шәхес. Җыентыкка галимнең Россия, Көнбатыш Европа, Якын Көнчыгыштан хезмәттәшләре һәм укучылары язган мәкаләләр, шулай ук Ә.Шихсаидовның моңарчы басылмаган яисә үзгәрешләр кертелгән хезмәтләре тупланган. Мәкаләләрнең тематикасы гаять киң: Дагыстан тарихы, дине, мәдәнияте, әлеге республиканы мөселман Көнчыгышы белән бәйләп торучы җепләр.
Күтәрелгән мәсьәләләрдән шулай ук Дагыстанны гарәп яулап алуның башлангыч этабы, Көнчыгыш Кавказның исламлашуы тарихы, дини культларның трансформацияләнүе, Баб әл-абваб, Ширван и Арранда гарәп телендә үзгә рухи традицияләр туу, мөселманча белем бирү системасы оешу, хакимият һәм хокукның дини формалары, Россиядәге үзгәрешләрнең авыл халкына йогынтысы кебекләрен атап үтәргә мөмкин. Моннан тыш, җыентыкка суфичылыкның төбәк төрләре, Кавказ, Урта һәм Якын Көнчыгыш арасында мәдәни һәм сәяси элемтәләр кебек темаларга тикшеренүләр дә кертелгән.