Русия президенты Дмитрий Медведев ФСБ вәкаләтләрен арттыру канунын раслады. Элегрәк документ Русия Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасы тарафыннан кабул ителгән иде. Русия җәмәгатьчелегенең күп кенә вәкилләре һәм оппозиция бу канун демократиядән полиция дәүләтенә таба адым булачак дип аңа каршы чыкты.
Канун нигезендә, ФСБ хезмәткәрләре кешеләргә тегә яки бу гамәлне кылмаска дип алдан ук рәсми рәвештә кисәтү ясый алачак. Ул үтәлмәгән очракта аларны административ җаваплылыкка тарту каралган.
Әлеге канун өлгесе экстремизмга каршы көрәш өчен булдырылды, дип хәбәр итә «Азатлык» сайты.