Босниянең башкаласы Сараевода «Альяш» Җәмигъ мәчете ачылды. Мәчет Кувейт хөкүмәтенең һәм хәйриячеләренең ярдәме белән төзелгән.
Мәчетне ачу тантанасы Босниядә яшәүче мөселманнар өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Чөнки Җәмигъ мәчете мөселманнарны туплап торучы, ислам мәдәнияте учагы вазифасын үтәүче корылма.
Мәчетне ачу тантанасында Босниядәге ислам галимнәре, илнең югары мөфтие Мостафа Сарич, Кувейтның Босниядәге илчесе катнашты. Тантанадан соң мөселманнар бергәләп җәмәгать намазы укыды, дип хәбәр итә ABNA сайты.