Универсиада авылын карап йөргән вакытта Казан мэры Илсур Метшин бу җир тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан азат, дип игълан итте.
Илсур Метшин әйтүенчә, «спорт һәм сәламәтлек» территориясе «тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрдән азат» булачак. Мэр шулай ук әлеге студентлар шәһәрчегенең гадәти тулай торак булмавын искәртеп үтте. «Бу халыкара дәрәҗәдәге студентлар кампусы, - диде И.Метшин. – Кимендә, 4 йолдызлы кунакханә дәрәҗәсе. Шуңа күрә монда әйберләрне саклау һәм үз-үзеңне тоту тәртипләре тиешле дәрәҗәдә булачак».
«Универсиадага өч ел кала ук студентлар өчен шундый заманча шартлар тудыра алуыбызга бик шатмын. Беренче курс студентлары өчен зур бүләк бу. Яңа йортка күченүчеләрне зарыгып көтәбез», - дип белдерде Казан мэры. Бу турыда шәһәр башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.