Әлегә телеканалда күренекле имамнарның вәгазьләрен тыңларга, Татарстан мөселманнары тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларның видеоязмаларын карарга мөмкин. Алга таба әлеге телеканал тулы канлы интернет телевидениегә әверелер, дип вәгъдә итә оештыручылар. Биредә даими тапшырулар булыр, яңалыклар биреп барылыр дигән ният тә бар.
Сүз уңаеннан, әлеге Интернет телевидениене «Иман» ислам мәдәнияте үзәге оештырып җибәрде. Әлеге үзәк күптән түгел генә татар телендә сөйли торган Интернет-радио булдырган иде. Хәзергә радио да, телевидение дә татар телләрендә сөйли. Алга таба аларның эшчәнлеген рус телендә дә оештыру күздә тотыла.