Бу атнада Саба районы мөселманнары өчен икеләтә шатлык көтелә. 31 июль, шимбә көнне районның берьюлы ике авылында яңа мәчет ачыла.
Саба районы Мамалай авылында мәчет ачу тантанасы иртәнге 11.00 сәгатькә тәгаенләнгән. Районның Оет авылында исә мәчет ачу тантанасы өйлә намазыннан соң, 14.00 сәгатьтә узачак.
Мәчетләрне ачу тантанасында ТР мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый да катнашыр, дип көтелә.
Бу хакта Islamrt.ru хәбәр итә.