Интернет челтәрендә Казахстанда беренче татарча радио эшли башлады. TMK.kz адресы буенча кереп, һәр теләгән кеше бу радионы тыңлый алачак. Бу интернет-радионың тагын бер үзенчәлеге – биредә барысы да интерактив. Һәр теләгән кеше үз шәһәрләрендә, илдә татарлар тормышы, татар яшьләре турында яисә ирекле темага аудиотапшыру әзерли ала. Моннан тыш, TMK.kz радиосы яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудыра, дип хәбәр итә intertat.
Радиода заманча җырлар белән бергә халык көйләре дә яңгырый. Шулай ук сайтта яраткан җырыңны яңгыратуны сорарга мөмкин. Ул яңгырап торган җырдан соң ук эфирда булачак. Сайт аша бушлай сәламнәр юллау мөмкинлеге дә бар.