Дубай юл һәм транспорт комитеты (RTA) мәгълүматлары буенча, Рамазан ае дәвамында Дубай метросының эш вакыты үзгәрәчәк. Бу хакта “Русские Эмираты” хәбәр итә. Җомга көнне метро сәгать 14тән төнге 1гә кадәр эшләячәк. Башка көннәрдә исә пассажирлар метродан иртәнге 6дан төнге 1гә кадәр файдалана алачак.
Шулай ук Рамазан вакытында түләүле машина кую урыннарының эш графигы да үзгәрә. Төшкә кадәр үзгәрешләр булмаячак. Кич исә аларга машиналарны 19дан алып төнге 12гә кадәр куеп торып булачак.
Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның апрель аенда Дубай метросыннан 2 миллион 373 мең кеше файдаланган. Май-июнь айларында исә бу сан 3 миллионнан артып киткән.