“Бу җәй үтә дә кызу килде, һәм без бигрәк тә яңгырга мохтаҗ, чөнки басудагы игеннәргә куркыныч яный, шунлыктан без Аллаһтан яңгыр сорыйбыз, намаз укыйбыз, “Йәсин” сүрәсен укып ялварабыз”, - дип сөйли Тәскирә апа Газизова.
Кичә мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтте. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала, киләсе елга язмышы билгеләнә.
“Кичә дә без урманга җыелып 12 рәкагәть намаз укыдык, сүрәләр укыдык”,- дип белдерә Сафия апа Марданова. Аның сүзләренчә, мөселманнар яңгыр булмавына һәм корылыкка бик тә борчыла. “Шунлыктан, без кичәге төнне яңгыр сорап урманда уздырдык “, - дип белдерде.