Күргәзмәдә исә кырым татарларының хатирәләре теркәлгән язмалар, фотосурәтләр һ.б. бар. 2008 елда булган фольклор этнографик экспедициясе нәтиҗәләре буларак, кырым татарларының сөйләмә тарихы, халык җырлары, хәзерге тел үзенчәлекләре мультимедия проектына тупланган. Нәкъ менә шулар берничә дистә ел дәвамында үз теленә рәсми хокукы булмаган халыкның тарихи хәтерен саклау чарасы булып тора. Мәгълүм булганча, 1944 елда Кырымнан Сталин режимы 20 меңләп татарны терлек ташый торган поезд вагоннарында сөргенгә төяп озата, Казакъстан далаларына җиткәнче аларның яртысы диярлек юлда үлеп кала. Әлеге милләт өчен үз йорты яшәү символына әйләнә, гаилә ядкаре буларак өй ачкычы кадерләп сакланган, чөнки аларны, иртәме-соңмы, Кырымга кайтасыларына ышаныч яшәтә, дип белдерә "Татар-информ". Хәзерге вакытта Кырым ярымутравында 300 мең тирәсе татар яши, бу исә андагы халыкның 15 проценты.