Әлмәтнең шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бу бәйрәм районда беренче тапкыр гына уздырылмый. Аны ел саен шәһәр башкарма комитетыкәрә.
ТР муниципаль районнары порталыннан алынган хәбәрләргә караганда, быел да бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров үзе катнашкан. Аның фикеренчә, дәүләтнең ни дәрәҗәдә үсеш алуы аның өлкәннәргә һәм гарипләргә булган мөнәсәбәтендә чагыла.
Хәзерге вакытта Әлмәттә инвалидларның биш җәмгыяте эшләп килә. Алар мөмкинлекләе чикләнгән кешеләргә аралашу һәм эшкә урнашу, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бирә.
Мисал өчен, “Алнас” заводындагы япмалы манеж махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә инвалидар да спорт белән шөгыльләнә ала. Инде беренче уңышлар да бар. Әлмәтнең инвалидлар командасы еш кына республика күләмендә үткән чараларда беренче урыннарны ала.