Сораштыруда ачыкланганча, Россия халкының 84% эсседә эшне начаррак башкара. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере генә эштәге эссегә каршы чаралардан (ягъни җилләткеч, кондиционер) канәгать икән. Иң кызыгы, офис хезмәткәрләренең 50 %ы эссегә чыдый алмаганлыктан эштән китәргә дә риза, ди.
Бу уңайдан тагын бер кызыклы мәгълүмат: мөселманнар эссегә түземрәк икән. Алар арасында зарланучылар саны азрак, ди тикшерүчеләр.