Шәһәр мәчете элеккеге гараж бинасында урнашкан. Биредә элек йөк машиналары төзәткәннәр. Гараж бинасын соңрак мөселманнар сатып ала һәм аны мәчет итеп үзгәртә. Рәсми рәвештә мәчет 240 кешегә генә исәпләнгән. Әмма бирегә җомга көннәрендә 1000нән артык мөселман намазга җыела икән. Шәһәр мэры Анхель әфәндегә мөселманнарның шулай күпләп мәчеткә йөрүе ошамый башлаган.
Әлеге вакыйгадан соң мөселманнар шәһәр мэрына мөрәҗәгать белән чыга. «Муниципалитет мөселманнарга намаз уку урыны булдырырга бурычлы түгел», - дип белдерә бу уңайдан шәһәр башлыгы. Ул мөселманнарга да үзе шикелле өйдә генә гыйбадәт кылырга тәкъдим итә.
Сүз уңаеннан, шәһәр читендә яңа мәчет төзелеп ята, дип хәбәр итә «Telegraph» басмасы. Ләкин икътисадый кризисы сәбәпле, төзелеш эшләре ярты юлда туктап калган.