Иртәгә Чувашстанның Шыгырдан авылында мөселман яшьләре җыены үткәрелә. Әлеге җыенны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чувашстан мөфтие Әлбир Кырганов җитәкчелегендәге дин вәкилләре оештыра.
Чара сәгать кичке 16.00 сәгатьтә башланып, кич буе дәвам итәчәк. Анда башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырылган. Мисал өчен, Татарстаннан әлеге чарага «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының актив катнашучыларыннан делегация барачак. «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, әлеге чакыру алар өчен көтелмәгән булган. «Шыгырдан турында күп ишеткән бар. Ул яклар белән элемтә урнаштырырга күптән җыена идек. Ниһаять, андый мөмкинлек туды. Безнең хезмәттәшлек әлеге җыеннан соң ныгыр, дип өметләнәм», - ди Җәүдәт әфәнде.