Бүген мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала, киләсе елга язмышы билгеләнә.
Әлеге көнне мөселманнар ураза тотып, намаз, Коръән укып, саваплы гамәлләр кылып үткәрергә тырыша. Бүген гөнаһлардан тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән теләкләр сорау өчен дә иң кулай көн.
Мөселман кардәшләребезне чын күңелдән Бәраәт кичәсе белән котлыйбыз. Әлеге кичә турында тулырак мәгълүматны биредә укырга мөмкин.