Россия Мәдәният министрлыгы оештырган Халыкара мөселман киносы фестивален үткәрү өчен конкурста Казан җиңеп чыкты, дип сөенече белән уртаклаша «Татаркино» директоры Владимир Батраков.
Аның сүзләренчә, конкурста 2 катнашучы булган. Берсе – Казан кино фестиваленең оештыру комитеты, икенчесе – Зауди Мамиргов җитәкчелегендәге «Алтын мөнбәр» коммерцияле булмаган партнерлык. Ике як та 2 миллион сум һәм федераль ярдәм өчен көрәш алып барды. Нәтиҗәдә, моңа Казан лаеклырак, дип табылды.
Бүгенгә VI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 59 илдән катнашырга теләп гариза тапшырылган