Әлеге курсларның төп үзенчәлеге - биредә Чечнядагы Россия ислам университетының соңгы курсында укучы кызлар белем бирәчәк. Уку-укыту эшчәнлеге белән галим Хәдичәт Саралиева җитәкчелек итә. Хәдичәт ханым бу өлкәдә шактый тәҗрибәле кеше. Ул дини белемне Сүриядә алган, дип хәбәр итә «Грозный-информ».
«Курсларда РИУ студентлары белем бирү кызларның үзләре өчен дә, курсларга йөрүчеләр өчен дә файдалы булачак. Чөнки укучылар үзләрен борчыган сорауларны оялмыйча бирә алачак. Шулай ук исламда хатын-кызның тоткан урыны, аның хокуклары, бурычлары турында да рәхәтләнеп фикер алышу, бәхәсләшү мөмкинлеге бар. Тагын бер яңалык: курсларда чечен халкы гореф-гадәтләре турында лекцияләр дә булачак», - дип хәбәр итә оештыручылар.