Төркиядә Коръәнне хаталы һәм мәгънәсен бозып биргән сайтларны ябачаклар. Мондый сайтларның эшчәнлеге Дин эшләре идарәсе күрсәтмәсе һәм суд карары нигезендә туктатылачак. Тиешле төзәтмәләр инде кануннарга кертелгән.
Дин эшләре идарәсен оештыру һәм вазыйфалары турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Идарә, суд карары нигезендә, Коръән күчермәләрен төзәтү һәм Коръәнне яттан сөйләү шурасы хаталы яисә җитешсез дип табылган сүрәләрне, аятьләрне сайттан алырга яисә тиешле төзәтмәләр кертүне таләп итәргә хокук ала. Бу язмача вариантларга да, аудиоязмаларга да кагыла. Дин эшләре идарәсе Коръәнне бозучы сайтларны ябуны таләп итәргә дә хокуклы, дип хәбәр итә Dunyabulteni.net сайты.