Конкурста катнашучылар ике төркемгә бүленеп көч сынашыр, дип көтелә. 5 -11 яшьлек балалар «Ясин» сурәсенең 40 аятен укырга тиешләр. Шулай ук алар намаз догаларын, сурәләрне дә белергә тиеш. Моннан тыш, катнашучыларга Пәйгамбәрләр тарихына кагылышлы сораулар да әзерләнгән.
12 -17 яшьлекләргә исә «Ясин»нең калган сурәләрен дә укыталар. Шулай ук аларның дини гыйлемнәре, дин тарихы буенча белемнәрен тикшерәләр. Кечкенәләрдән аермалы буларак, яшүсмерләрне катлаулырак сораулар көтә.
Викторинадан тыш бу көнне «Лалә» мәчете каршындагы мөселман легарена йөрүче балалар арасында мөнәҗәтләр һәм хәдисләр конкурсы да үткәрелә, дип хәбәр итә rslt.ru.