Әлеге хәлне мөслимәләрнең ирләре белеп ала. Берсенең ире җитәкчелеккә яный башлый. Нәтиҗәдә, эш милициягә кадәр барып җитә. Әмма мөселманнар гаепле дип табылмый - аларны тиз арада җибәрәләр.
Бассейн җитәкчелеге исә: «Бездә су коенуга билгеле бер таләпләр куелган. Аларның иң беренчесе - коену костюмнары гадәти булырга тиеш», - дип белдерә бу уңайдан. Имеш, буркини гигиена таләпләренә туры килми икән.
Сүз уңаеннан, Франциядә үткән ел да шушыңа охшаш вакыйга булган. Без мөслимәне буркинидан коенган өчен, бассейннан куып чыграганнар. Ул вакытта рәнҗетелгән мөслимә бассейн җитәкчелеген судка бирергә теләгән. Әмма аның шикаяте кире кагылган, дип хәбәр итә InterRight мәгълүмат агентлыгы.