Воронеж өлкәсе хөкүмәтенең Эчке сәясәт идарәсе Марат Газиевның (ул мөселманнар дини оешмасы җитәкчесе) Воронеж шәһәрендә Ислам мәдәни үзәге төзүне сорап язган хатына тискәре җавап биргән, дип хәбәр итә «Портал-Credo.Ru».
Воронежда яшәүче мөселманнар шәһәрдә мәчет төзү теләге белән 1990 еллар башында ук яна башлый. Әмма шул вакыттан бирле хакимият аларга дин тотуны җиңеләйтергә мөмкинлек тудырырга ашкынып тормый. Бу юлы язылган хатка рәсми җавапта Ислам мәдәни үзәге турында бары «масштаблары буенча дини оешманың статусына гына түгел, ә Воронеж өлкәсендә ислам дине үсү дәрәҗәсенә дә туры килми», диелә. Марат Газиев алган җавапта шулай ук Мәдәни үзәкнең бөтен мөселманнар исеменнән эш алып бара алмавы әйтелә. Чөнки «ислам динен тотучы кайбер мөселман диаспоралары (мәсәлән, үзбәк, әзербайҗан һ.б.) Мәдәни үзәкне бөтен мөселманнарны берләштерә торган оешма, дип танымый».
Югарыда санап үтелгән сәбәпләр җәмигъ мәчет төземәү өчен дә ярый, дип саный җирле хакимият. Сылтамасын да тапканнар: 3 миллион мөселман яши торган Мәскәүдә дә бары 3 кенә мәчет, шуларның берсе генә - җәмигъ мәчете. («Портал-Credo.Ru0» хәбәр итүенчә, Мәскәүдә чынлыкта 5 мәчет эшли.) Шулай да түрәләр бер җитди сәбәп таба алган – тарихи яктан чеп-чи русларныкы булган Воронеж төбәгендә ислам рәсми формада яши алмый. «Сез билгеләгән функцияләре булган дини үзәк һәм Ислам фәнни-белем бирү үзәге соңгы 450-500 елда ислам буенча яшәмәгән чеп-чи рус өлкәсенә түгел, ә зур булмаган ислам иленә күбрәк туры килә», диелгән рәсми җавап хатында. Ислам үзәгенең фәнни функциясен дә җитәкчелек ошатмаган. Үзәк эчендә буласы музей-күргәзмә комплексы белән дә шул ук хәл. Ул кирәк түгел, чөнки җирле милли-мәдәни мохтариятләрнең кызыксынуларын күрсәтмәячәк.
Инде шуңа өстәп, Ислам үзәген оештырмау өчен тагын бер сәбәп табылган: җирле протестантларның да андый үзәге юк икән.