Канададагы «Millenion» компаниясе мөселманнар өчен социаль челтәр ачып җибәрде. Яңа эшли башлаган «muslims-unite.com» челтәре мөселман яшьләре, офис хезмәткәрләре һәм хуҗабикәләр арасында популярлаша бара.
Челтәрне ачуның максаты – дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселманнарны берләштерү өчен киңлек булдыру. Сайт мөселманнарга төрле мәсьәләләр буенча фикер алышырга, мөселман дөньясында булган яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Сайтның тиз арада популярлаша баруының тагын бер сәбәбе – монда мөселманнар көндәлек тормышка кагылышлы төрле сорауларга җавап таба ала. Исламга кагылышлы мәкаләләр даими рәвештә яңартыла һәм чыганакларга, авторларга кирәкле бөтен сылтамалар белән тулыландырыла.