«Иман» нәшриятында «Рамазан. Ураза» дип исемләнгән яңа китап дөнья күрде. Әлеге китап исламның биш баганасының берсе булган уразага багышлана. Авторы - Вәлиулла хәзрәт Якуп.
Китап аңлаешлы тел белән язылган һәм киң катлам укучыга исәпләнгән. Ул берничә бүлектән тора. Әлеге бүлекләрдә Рамазан аенда ураза тотуының мәгънәсе, аның кеше сәламәтлегенә файдасы, савабы турында тәфсилләп язылган. Рамазан аеның үзенчәлекләренә дә күп игътибар бирелгән әлеге басмада. Беренче тапкыр ураза тотарга җыенучылар өчен файдалы киңәшләр дә бар. Шулай ук китапта уразаның социаль аспекты да каралган.
Ураза тотарга җыенучылар өчен әлеге китапта бик күп файдалы мәгълүмат китерелә. Барылк кирәкле догалар, быелга һәм киләсе елга сәхәр, ифтар вакытлары күрсәтелгән таблица да бар. Китап татар телендә, дип хәбәр итә Islamrt.ru