Бу көннәрдә Свияга утрау-шәһәрендә казу эшләрен алып баручы тарихчы-студентлар XVIII гасыр урамын тапкан. Уникаль тарихи табылдыкка Яшел Үзән студентлары юлыккан. Соңыннан алар казу эшләренең кураторы һәм ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Алар табылдыкны тарихи әһәмиятен дәлилләгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат үзәге.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре әйтүенчә, соңгы елларда алып барылган казу эшләре Свияга утравы тирәсендәге җирләрдә Болгар чорында ук кешеләр яшәгәнне дәлилләргә нигез бирә. Язма чыганаклар буенча, Свияга утравындагы елга вокзалы төзелә торган урында XIX гасырда Татар бистәсе булган. Яңа табылдыклар исә биредә беренче авыллар XIV гасырда ук булуы турында сөйли.
Студент отрядлары эшли торган җирнең кыйммәтлелеге тагын шуннан да гыйбарәт, гасырлар буена монда «юеш катлам» формалашкан. Ягъни биредә урамнар, йортлар, агач савыт-саба, агачтан эшләнгән хуҗалык әйберләре, күн эшләнмәләре, йон киемнәр тулысынча сакланып калган. Әлегә бу җирлек Россиядә XIV-XVIII гасырда кешеләр яшәгән, әмма тарихта билгеле булмаган бердәнбер урын булып санала.